

Mash Batash макс каналы хәбәр иткәнчә, ике пенсионер бакчаларның берсендә елга ярында холодильник күреп алган. Аны хуҗалыкта кирәк булыр дип үзләре белән алган. Ишегеннән саморезларны борып алгач, алар өстенә күп санлы җәрәхәтләр белән ир-ат гәүдәсе килеп төшкән.
Ул Мәләвез районында яшәүче 67 яшьлек кеше булып чыккан. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, декабрьдә ул Салаватта булган, һәм эчкәндә 35 яшьлек дусты белән ачуланышкан. Тегесе ир-атны музыкаль колонка белән үтергәнче кыйнаган, аны суыткычка яшергән һәм ераккарак алып китү өчен йөк машинасына заказ биргән. Үтерүдә шикләнелүчене кулга алганнар.