Хәвеф-хәтәр
4 Июня , 05:47

Яшүсмер чүп яндырырга тырышып, авыр җәрәхәтләр алган

Уфада яшүсмер бензин ярдәмендә чүп яндырырга тырышып, авыр җәрәхәтләр  алган

Яшүсмер  чүп яндырырга тырышып, авыр җәрәхәтләр алганЯшүсмер  чүп яндырырга тырышып, авыр җәрәхәтләр алган
Яшүсмер чүп яндырырга тырышып, авыр җәрәхәтләр алган

1 июньдә яшүсмер участокта металл мичтә бензин сибеп чүп яндырырга булган. Яндыру вакытында яшүсмернең киеме һәм гәүдәсе кабынып киткән. Янгынны кул астындагы чаралар белән сүндергәннәр, зыян күрүченең тәне 30% ка пешкән. Шуларның 10%ы — тирән пешүләр.

Яшүсмернең хәле авыр дип бәяләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә һәм, бигрәк тә янгынга каршы режим чорында, тиз янучан сыеклыклар кулланып, чүп яндыруны тыю турында искәртә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас