

Хабаровск краенда өч яшьлек баланың күз алдында әнисенең очраклы үлеме видеога эләккән. Ана кешенең гомеренең соңгы минутларын видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Кадрларны Amur Mash бастырган.
Видео кадрларыннан күренүенчә, әни кешегә кинәт бер хатын һөҗүм итә. Конфликттан соң хатын эскәмиягә табан юллана, видео өзелә, алдагы кадрларда аның инде җирдә ятканлыгы күренә, янында шаһитлар да бар.
Ахырда мәрхүмәнең йөрәк чирле булуы ачыкланган, аңа тиздән план буенча операция ясарга тиеш булганнар. Хатынның сәламәтлек торышы табибларда хәвеф тудырмаган. Әлеге очрак буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: lenta.ru