Хәвеф-хәтәр
3 Июня , 07:11

Башкортстанда 12 яшьлек кыз югалган

Башкортстанның Бәләбәй районында хәбәрсез югалган 12 яшьлек Дарья Яковлеваны эзләү дәвам итә

Башкортстанда 12 яшьлек кыз югалганБашкортстанда 12 яшьлек кыз югалган
Башкортстанда 12 яшьлек кыз югалган

«Барс» эзләү отряды волонтерлары кызның сишәмбе, 2 июньдә өеннән чыгып китүен хәбәр иттеләр, һәм шуннан бирле аның турында бернинди хәбәр дә юк. Дарья Рус Швейцариясе авылында яши. Эзләүчеләр биргән мәгълүмат буенча, кызның буе якынча 135 сантиметр тәшкил итә, аның гәүдәсе уртача, чәче – коңгырт, күзе – зәңгәр.  Югалган көнне аның өстендә алсу кофта, соры чалбар һәм ак кроссовкалар булган. Волонтерлар Дарьяның республиканың күрше районнарында булырга мөмкинлеген ассызыклыйлар һәм аны күргән яки аның кайда булуы турында мәгълүмат алган һәркемнән 8 (937) 310-21-12 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

Әгәр дә сездә Дарья Яковлева турында нинди дә булса мәгълүмат бар икән, зинһар, читтә калмагыз һәм эзләү отряды белән элемтәгә керегез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас