

Бу хакта ул «Яшел узен» басмасына биргән интервьюсында сөйләде. Билгеле булганча, Артур тездән түбән сул аягын югалткан, хәзер ул протез куеп йөри. Ир-ат фронтка 2022 елның сентябрендә мобилизация кысаларында киткән. 2024 елның июлендә Авдеев юнәлешендә хәрби бирем вакытында ул авыр яралана. “Куркыныч көтмәгәндә килде, припас аяк астында ук шартлады”, - дип билгеләде ул.
Элегрәк җырчы Иркә сөйләгәнчә, Артур гуманитар ярдәм кысаларында сатып алынган мотоциклда минага эләккән. Артыннан килүчеләргә берни дә булмаган, ә Артурның аягы нык зыян күргән. Яралануына карамастан, Артур кәефен югалтмый. Ул Иркә командасында тавыш режиссеры булып эшли, аягы булмавына карамастан, үзе руль артында йөри, шулай ук спорт белән актив шөгыльләнә. Февральдә Артурны волейбол командасына чакырганнар, хәзер ул атна саен шөгыльләнә һәм ярышларда катнаша.