+10 °С
Облачно


МК хәбәр иткәнчә, кызны туган көне белән котларга дуслары төн уртасына якынрак килгәннәр. Яшүсмерләр озак вакыт балалар мәйданчыгында утырган, ә аннары йорт подъездына кергән. Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә шау-шулы компания сигезенче катка күчеп, анда тәрәзә төбенә урнашкан. 18 яшьлек кыз (туган көн үткәргән кызның дусты) саксызлык аркасында тәрәзәдән егылып төшкән. Урынга тиз арада ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Әмма зыян күрүчене коткарып кала алмаганнар-ул урында ук үлгән.