

Коточкыч хәл 2025 елның 18 февраленә каршы төндә була. Алиса бик озак кычкырып елый, ә Анна аны тынычландыра алмый. Хатын ярсып китә һәм сабыйны буарга тотына. Аннаның ире һәм аның олы улы бу вакытта күрше кроватьта йоклаган һәм берни дә ишетмәгән.
Үтергәннән соң Анна үзе йокларга яткан. Ә иртән әнисенә шалтыратып, булган хәл турында сөйләгән. Сорау алганда Анна барысын да бала табудан соңгы депрессиягә һәм җыелган арыганлыкка сылтарга тырышкан.
Җинаять эшен тикшерү вакытында Тикшерү комитеты Аннаның гаиләсе тормышыннан шаккаткыч хәлләрне ачыклаган. Туганнан соң ул кызын күрәлмаган – аны карамаган, ачлыктан интектергән, дарулар бирмәгән һәм балага кирәк булганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән. Мондый мөнәсәбәт хәлсезләнгән сабыйның авырлыгы җитмәүгә һәм үсештә тоткарлык булуга китергән.
– 2024 елның ноябрендә ул кызына сугып бот сөяген сындырган, - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетына. - Тикшерү үткәрелде, алар хатын-кызның бу гамәлләргә катнашы булуын раслады.
Прокуратура Аннаны 20 елга ирегеннән мәхрүм итүне таләп итте. Суд азрак бирде - 17 ел гомуми режимлы колония. Хатын үз гаебен танымаган.
Чыганак: кп.уфа.ру