Запорожье өлкәсенең чик буендагы Васильевка шәһәрендә Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүмнәреннән соң бер хатын җимерелә башлаган йортның дүртенче катында чыга алмыйча бикләнеп калган. Бу хакта Газета.ру хәбәр итте.
Басма мәгълүматы буенча, тәүге һөҗүмнән соң дүртенче катта яшәүче хатын эчке киемнән генә ванна бүлмәсенә кереп качкан. Арытаба беспилотниклар һөҗүме дәвам иткән һәм йортның плитәләре ишелә башлаган. Хатынның эчке күлмәге стенадан кинәт төртеп чыккан тимер арматурага эләккән һәм ул шуңа эленеп калган. Аның ярдәм сорап кычкыруына Русия хәрбиләре килгән һәм җимерекләр арасыннан азат иткән. Шулай итеп, хатынның гомерен эчке күлмәге коткарган.
Чыганак: lenta.ru