Хәвеф-хәтәр
1 Июня , 10:09

Пенсиягә чыгуын билгеләргә килгән: ПАТТАЙЯДА русиялене өченче көн табалмыйлар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт иткән 38 яшьлек  русиялене таба алмыйлар

Пенсиягә чыгуын билгеләргә килгән: ПАТТАЙЯДА  русиялене өченче көн табалмыйларПенсиягә чыгуын билгеләргә килгән: ПАТТАЙЯДА  русиялене өченче көн табалмыйлар
Пенсиягә чыгуын билгеләргә килгән: ПАТТАЙЯДА русиялене өченче көн табалмыйлар

Владислав Ангарскидан пенсиягә чыгуын билгеләп үтү өчен Таиландка гаиләсе белән килгән. Ләкин, бәйрәм урынына хатыны аны телне белмәгән килеш  эзләп йөри. Югалу турында волонтер һәм блогер Светлана Шерстобоева сөйләде, аңа гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветеранының хатыны мөрәҗәгать иткән. Май аенда Владислав хезмәтен тәмамлый, һәм гаилә бу вакыйганы Таиландка сәфәр белән бәйрәм итәргә карар кыла.

30 май кичендә ир-ат дусты белән “Паттайя-парк”ка  китәалар коктейль эчәргә һәм диңгез буенда утырырга планлаштыралар. Әмма, дусты читкә китеп,  дежурный наряд тарафыннан тоткарлана, штраф түли һәм участоктан чыга. Владислав аны ишек төбендә каршы ала, маршрут таксига утырта һәм югала. Үзе ул өенә кайтмый. Аның белән элемтәгә кереп булмый - Владиславның Тайландта сим-картасы юк. Хатыны туристлык полициясенә гариза язган, тик анда тоткарланучылар арасында русияле юк, дип хәбәр иткәннәр. Телне белмәү аркасында ул хастаханәгә мөстәкыйль шалтырата алмый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас