

Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һәлакәт вакытында көймәдә биш кеше булган. Бәрелү нәтиҗәсендә пассажирларның берсе һәлак була. Өч зыян күрүчене Чистай үзәк район хастаханәсенә салалар, тагын бер хатын-кыз хастаханәгә салудан баш тарта. Беренчел мәгълүматлар буенча, көймә йөртүчесе кече суднолардан файдалану кагыйдәләрен бозган. Төнлә ул куркынычсыз тизлекне сайламаган, судно өстеннән контрольне югалткан һәм киртәгә килеп бәрелгән.
KazanFirst мәгълүматлары буенча, Чистайда катер бортында булган биш кешенең дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган. Штурвал артындагы 44 яшьлек ир-ат яр буе корылмасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә үз хатынын үтергән. Хатын-кызга 40 яшь булган.
Фаҗига шартлары ачыклана.