

Кичә кич Осоргино-Енгалыш автоюлының 3 нче чакрымында 14 яшьлек малай питбайк руле артында, гомуми файдаланудагы юлдан барганда, иярчен юнәлештә барган «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешкән.
«Лада гранта" водителе аек булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә питбайк руле артындагы балигъ булмаган яшүсмер алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Һәлакәт факты буенча тикшерү башланды, аның барышында килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак.
‼Билгеле булганча, питбайкны әти-әнисе аңа узган ел туган көненә бүләк иткәннәр. Сигезенче сыйныф укучысы аны дачада кулланган.