Хәвеф-хәтәр
30 Мая , 06:21

Май аенда Башкортстанда 13 кеше батып үлгән

Рәсми рәвештә су коену сезоны әле ачылмаган булса да, су инде корбаннарны җыя.

Май аенда Башкортстанда 13 кеше батып үлгәнМай аенда Башкортстанда 13 кеше батып үлгән
Май аенда Башкортстанда 13 кеше батып үлгән

Май аенда гына сулыкларда 13 кеше һәлак булган, шул исәптән өч бала. Соңгы атнада биш кеше — Уфа, Дүртөйле һәм Чишмә районнарында батып үлде. Кызганычка каршы, һәлак булучылар арасында ике бала бар. Ел башыннан судагы һәлакәтләр нәтиҗәсендә республика 19 кешесен югалтты. 1 июньнән суда ял итү өчен махсус җиһазландырылган урыннар эшли башлый. 58 муниципалитетта 175 пляж ял итүчеләрне кабул итәргә әзер.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас