

Бу хакта социаль челтәрләрдә кулланучылар яза.
— Хәбәрсез югалган 14 яшьлек Эльназ Рөстәм улы Сафинны эзлиләр. Ул 26 майда мәктәптә Соңгы кыңгырау тәмамлангач, мәктәп автобусында Тукай районының Кувады авылына килгән, аннан әлегә кадәр өенә кайтмаган, аның кайда булуы ачыкланмаган, — диелгән хәбәрдә.
Малайның тышкы билгеләре: буе - 165-167 см, урта гәүдәле, кыска кара чәчле һәм коңгырт күзле. Соры төстәге джинс-клеш кигән, шулай ук аның өстендә ак төстәге поло футболкасы, соры төстәге бейсболка, ак кроссовкалар һәм яшен принты төшерелгән кара рюкзак булган.