

Симферопольдә табиблар, ялгышып, яңа туган сабые үлгән хатынның аналыгын кисеп алганнар. Бу хакта “Осторожно, новости” Телеграм-каналы яза.
31 яшьлек Виктория Татуревич сөйләвенчә, 2025 елның ноябрендә Симферопольнең перинаталь үзәгендә аңа ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясаганнар. 30 минут урынына операция ясый башлауны 2 сәгать көтәргә туры килгән. Бу вакыт эчендә булачак ананың канлы бүлендекләре килә башлый һәм яшел төстәге сулары китә. Ике көннән соң табиблар сабыйның үлеме турында хәбәр итә. Сәбәбе – сепсис. Ул вакытта авыру хатын медикларны ваемсызлыкта гаепли, нәтиҗәдә ике җинаять эше кузгатыла. Виктория сөйләвенчә, бала тапканнан соң бүлектә ятканда аның тән температурасы күтәрелә. Тикшерү үткәргән табиблар Татуревичны реанимациягә сала. Анализлар хатынның организмында билирубинның үт пигменты артуын ачыклаган. Хатын сүзләренчә, бу аның хроник авыруы белән бәйле. Әмма медиклар бу күрсәткеч сепсис һәм бавырга зыян килү аркасында бозылган һәм мотлак рәвештә аналыкны алып ташларга кирәк, дип белдергән.
Шул ук вакытта терапевт аналыкны кисеп алыр өчен нигез күрмәгән, дип яза канал. Тик, моңа карамастан, башка табиблар гомер өчен хәвеф белдерүе сәбәпле аналыкны калдырырга ярамый, дип үгетләгән. Стресстагы хатын, операциягә ризалашып, кул куйган.
Бу хәлдән соң уздырылган телемедицина консилиумында Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш акушеры Владимир Климов шулай ук пациент хатынның сепсисы юк һәм хирургик операция таләп ителми, дигән фикер белдергән. Татуревич раславынча, баш табиб моны игътибарсыз калдырган һәм үз карарын гамәлдән чыгармаган, шуннан соң аналыкны барыбер кисеп алганнар.
Канал язуынча, әлеге факт буенча сәламәтлеккә авыр зыян китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма Виктория Татуревич аны ябарга мөмкиннәр дип курка һәм операция үткәргән медикларны читләштерүне таләп итә.
Чыганак: lenta.ru