Хәвеф-хәтәр
29 Мая , 04:35

Шок: мәктәп укучысы агач төбендә пакетка салынган яңа туган баланы тапкан

Бу хәл Актүбәдә булган, анда укучы кыз бер күпфатирлы йорт алдындагы агач астында  яңа туган малай яткан пакет тапкан

Шок: мәктәп укучысы агач төбендә пакетка салынган  яңа туган баланы тапканШок: мәктәп укучысы агач төбендә пакетка салынган  яңа туган баланы тапкан
Шок: мәктәп укучысы агач төбендә пакетка салынган яңа туган баланы тапкан

Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Баланы хастаханәгә китергәннәр. Хәзерге вакытта хокук саклаучылар баланың әнисен эзли.

Сабыйны Гагарин урамындагы ике катлы йорт янында 11 яшьлек кыз тапкан. Инцидент 23 майда булган. Монда яшәүче халык хәбәр иткәнчә, кыз сәер тавышлар ишеткән һәм пакетта мәче баласы бар дип уйлаган. Халык сөйләгәнчә, сабыйны тапкан участок аларда күптән борчу уята: янәшәдә ташландык гаражлар, ә территорияне чүп баскан.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас