

Бер хатынның күзендә черки тешләгәннән соң суалчан барлыкка килгән – Русиядә янә бер дирофиляриоз очрагы теркәлгән.
Орел өлкәсендәге пациент хатын күзе кызаруга һәм кычытуга зарланып
офтальмологка мөрәҗәгать иткән. Ул күзендә ниндидер ят җисем бар сыман тойгы кичергән. Тәүдә ул барысын да ялкынсынуга япсарган. Әмма табиб тикшерүеннән соң күз кабагы астында сулачан барлыгы ачыкланган. Хатынга дирофиляриозның күз формасы дигән диагноз куелган. Паразитны тиз арада урындагы наркоз ярдәмендә алганнар.
Паразитлар инфекцияле черки тешләгәннән соң барлыкка килә. Еш кына суалчаннар күзләрдә барлыкка килә, сирәгрәк – үпкәләрдә. Әгәр суалчаннарны вакытында алмасаң, абсцесслар (Абсцесс ул – тукымаларның бактериаль, сирәгрәк гөмбә яки паразитар инфекция аркасында барлыкка килгән эренле шешүе. – Авт.) барлыкка килергә мөмкин. Хәвеф төркеменә балыкчылар, аучылар һәм сазлыклар, күлләр һәм буалар тирәсендә яшәүчеләр керә. Дирофиляриоз теркәлгән бу хатын да төбәкнең сазлыклы җирлегендә яшәгән, черки аны нәкъ шунда тешләгән.
Черкиләр җылыту аркасында күзләрдә яшәүче куркыныч паразитларны ешрак күчерә башлаганнар. Дирофиляриоз белән зарарлануның артуын Мәскәү, Түбән Новгород, Ярославль һәм башка өлкәләрдә теркәгәннәр. Чебоксарда пациентның күз кабагы астыннан 20-сантиметрлы суалчанны алганнар. Дагыстанда паразит ярты ел яшь кыз гәүдәсе буйлап күчеп йөргән.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.