Хәвеф-хәтәр
28 Мая , 09:07

Инде өченче көн эзлиләр: гашыйк пар сапбордларда йөзгән вакытта югалган

Омскида гашыйк пар сапбордларда йөзгән вакытта югалган

Инде өченче көн эзлиләр: гашыйк пар сапбордларда йөзгән вакытта югалганИнде өченче көн эзлиләр: гашыйк пар сапбордларда йөзгән вакытта югалган
Инде өченче көн эзлиләр: гашыйк пар сапбордларда йөзгән вакытта югалган

Парны инде өченче көн эзлиләр.  SHOT хәбәр иткәнчә, 40 яшьлек Анатолий һәм 43 яшьлек Ольга өйдән дүшәмбе көнне чыгып киткән. Пар Иртыш елгасына сапбордларда йөрергә юлланган. Ләкин гашыйклар өйләренә кире әйләнеп кайтмаган.

Ул көнне Омскида утыз градуслы эссе була, су әле җылынып өлгерми.  Анатолий һәм Ольга күптәннән актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баралар: сәяхәткә итәләр, чаңгы һәм велиосипедта йөриләр, походлар оештыралар, байдаркаларда елгалар буйлап төшәләр. Узган ел алар сапларда Иртыш буйлап 30 километр йөзеп үткән. Ир-ат мебель фабрикасында тышлык ясаучы булып эшләве билгеле, хатын-кыз рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмаган. Аларның балалары юк. Пар 20 елдан артык бергә.

Чыгынак: SHOT мах каналы

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас