Хәвеф-хәтәр
28 Мая , 05:10

Элекке йөргән кызына кислота сипкән, аткан һәм пычак белән яралаган

Ир-ат элеккеге йөргән кызына кислота сипкән, сигнал пистолетыннан аткан, пычак белән яралаган һәм качкан

Элекке йөргән кызына кислота сипкән, аткан һәм пычак белән яралаганЭлекке йөргән кызына кислота сипкән, аткан һәм пычак белән яралаган
Элекке йөргән кызына кислота сипкән, аткан һәм пычак белән яралаган

Петербургта Железноводская урамындагы фатирда үзенең эле бергә яшәгән иптәшенә һөҗүм иткән 27 яшьлек ир-атны эзлиләр. Конфликт вакытында ул хатын-кызга кислота сипкән, сигнал пистолетыннан аткан һәм аңа пычак җәрәхәтләре ясаган, шуннан соң качкан, дип яза РИА Новости.

26 яшьлек зыян күрүчене авыр хәлдә хастаханәгә салганнар. Табиблар аның бөтен тәне буйлап күпсанлы химик пешүләр һәм травматик җәрәхәтләр диагнозын куйган. Җинаять урынында полицейскийлар җыелмалы пычак, нитрат кислотасы калдыклары салынган канистра, сигнал пистолеты һәм баллончик тапканнар. Тикшерүчеләр шикләнелүченең кайда булуын ачыклый. Эш материаллары тикшерү органнарына тапшырылган, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас