Кичә, 26 май көнне, Пермь краеның Чайковский шәһәрендәге пляжда Сайгатка елгасы яры буенда, өстенә агач авып, 16 яшьлек кыз һәлак булган. Төбәктә кичә көчле давыл теркәлде. Җил тизлеге секундына 22 метрга кадәр җиткән. Мондый көчле җил агачларны сындырып аударырга сәләтле.
16 яшьлек Алина (исеме үзгәртелгән) соңгы кыңгырау көнен билгеләгән сыйныфташларының күз алдында һәлак булган.
Үсмер кыз 10 сыйныфташы белән 9нчы классны тәмамлауны бәйрәм иткән. Кинәт кенә күк күкрәп яңгыр ява башлаган, көчле җил күтәрелгән, балалар шәһәр пляжында яшеренергә уйлаган. Алина иптәшләреннән бераз артта калган, аның өстенә каен агачы ауган.
Һәлак булган чыгарылыш укучысы бию белән шөгыльләнгән, даими рәвештә турнирларда катнашкан, үлеменә 4 көн кала студиясенең отчет концертында катнашкан. Алина 9нчы сыйныфтан соң спорт тренеры белгечлегенә колледжга укырга керергә хыялланган булган...
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.