Хәвеф-хәтәр
27 Мая , 13:26

Ашыгыч ярдәм медикларын ярты сәгать көткәннәр

Өметләр белән тулы көн 16 яшьлек үсмер өчен соңгысы булган...

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Бу хәл Красноярскида булган.  Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейкадан соң 9нчы сыйныф укучысы дуслары белән урамда йөргән. Әмма Матросов урамы тирәсендә ул үзен начар хис иткән. Узгынчылар ашыгыч ярдәм чакырткан.

Мәрхүм Даниилның өлкән абыйсы һәм опекуны сөйләвенчә, 21 май көнне ул йөрәк авырулы энесе белән Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе федераль  үзәгенә барган булган. Анда баш табиб операция ясауга квота бүлү кирәклеге турында  хәбәр иткән. Әмма учреждениедә моны ай дәвамында көтәргә кирәк булачак, дигәннәр.

Мәрхүм малайның абыйсының сүзләре буенча, ашыгыч ярдәм бик озак килгән. “Мин аңламыйм, ни өчен бу 16 яшьлек үсмер, урамда асфальтта 30 минут ятып, ярдәм көтәргә тиеш булган?” – ди хәсрәтен яшерә алмаган ир-ат. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас