

Нефтекамада давыл административ бина түбәсенең бер өлешен алып очырган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, җил шулай ук бина янында парковкада торган машиналарга да зыян салган.
Бәхеткә, һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Урында БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 11 хезмәткәре, 5 берәмлек техника эшли.
“Җил көчәйгәндә хәвефсезлек чараларын үтәгез. Агачлар, реклама такталары, начар беркетелгән конструкцияләр янында тормагыз, урамда игътибарлы булыгыз һәм ачык һавада булу вакытын чикләгез. Гадәттән тыш хәл очрагында 112 номерына шалтыратыгыз”, – дип искә төшерделәр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru