+20 °С
Облачно


Сибайда «Труд» стадионыннан ерак түгел йортсыз эт ачык люкка төшеп киткән һәм өч тәүлек тоткынлыкта утырган. Аңа ярдәмгә коткаручылар килгән. Махсус кирәк-яраклар ярдәмендә алар этне ипләп кенә өскә күтәргәннәр. Бәхеткә, эт зыян күрмәгән, ләкин бик курыккан һәм ач булган. Коткаручылар этне ярдәм сорап килгән битараф булмаган кешеләргә тапшырганнар: алар аны карарга вәгъдә иткән.