Хәвеф-хәтәр
24 Мая , 17:13

Һәлак булган хезмәткәрнең гәүдәсен 11 көннән соң тапканнар

Нөрле авылы янындагы нефть базасында 13 май көнне коточкыч янгын теркәлде.  

БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.
Фото:БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.

“Нөрле” линия җитештерү-диспетчер станциясендә (ЛПДС) шартлау һәм аның нәтиҗәсендә чыккан янгында һәлак булган дүртенче хезмәткәрнең гәүдәсен  бүген тапканнар. Бу хакта “Транснефть-Урал” компаниясендә хәбәр иттеләр.

Эзләү-коткару эшләре тәмамланган.

“Һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннары социаль түләүләрне генә түгел, ә коллектив килешү нигезендә матди корпоратив ярдәмне дә үз эченә алган кирәкле ярдәм белән тәэмин ителә”, – диелә предприятиенең рәсми хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, һәлакәт нәтиҗәсендә компаниянең дүрт хезмәткәре һәм нефть резервуарын  төбендәге катламнардан чистартуга килгән подрядчы оешманың бер хезмәткәре һәлак булды. Аның тәненең 90%ы пешкән иде, ул хастаханәдә үлде. Өч һәлак булучыны 15 майда таптылар. Тагын ике кеше каза күргән, алар янгында пешкән.

Чыганак: ufa.aif.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас