+20 °С
Облачно


23 майда Демада күлгә чумган һәм ир-ат чыкмаган, дип хәбәр итә БР гадәттән тыш хәл буенча Дәүләт комитеты.
Бүген, бер тәүлек үткәч, һәлак булучының гәүдәсен коткаручылар чыгарган. Шул ук вакытта Дүртөйле районында суга чумган малайны эзлиләр. Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, елгада олылар озатуыннан башка балалар төркеме су коенган. Шаһитлар сүзләренә караганда, малайларның берсе йөзү платформасы янында суга чумган һәм кире йөзеп чыкмаган. Урында эзләү эшләре алып барыла.