+13 °С
Облачно


Әбҗәлил районы лагерьларының берсендә берьюлы 11-15 яшьлек 16 бала эчәк инфекциясе йоктырган. Тикшерү Комитеты куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре лагерьда санитария таләпләрен һәм нормаларын ничек үтәүләрен тикшерәләр. Җитәкчелек һәм персонал гамәлләренә хокукый бәя бирәчәкләр.