Хәвеф-хәтәр
20 Мая , 06:06

Иглин районында аю умарталыкны ботарлаган

Башкортстанда аюларның торак пунктларга чыгу очраклары ешайды.

Иглин районында аю умарталыкны ботарлаганИглин районында аю умарталыкны ботарлаган
Иглин районында аю умарталыкны ботарлаган

Ел башыннан 112 хезмәтенә шундый 14 мөрәҗәгать кергән, дип хәбәр иттеләр БР буенча гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетында. Иглин районында аю умарталыкны ботарлаган, ә Нефтекамада ерткыч бакчадалардагы умарталы участокка килгән. Гадәттә, кышкы йокыдан соң ач ерткычлар азык эзли. Аларны умарталык, чүп баклары һәм компост чокырлары исләре җәлеп итә. Аю белән очрашканда аңа якын килергә, ашатырга, фотога төшерергә ярамый. Аюны күргәч, артыңа борылмыйча, аның яныннан акрын гына китәргә кирәк. Шул ук вакытта каты тавыш чыгарырга һәм зуррак булып күренү өчен кулларны, рюкзакны яки ботакны күтәрергә кирәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас