+20 °С
Дождь


Уфаның Калинин район суды 35 яшьлек ир-атны сак астына җибәргән. Аны хатынының сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаеплиләр.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 13 майда ачуланышу вакытында, исерек килеш, ир хатынынбик каты кыйный. Нәтиҗәдә хатын-кызның кабыргалары сыну һәм пневмоторакс (плевраль куышлыкта һава туплану, бу җитди җәрәхәт) диагнозы куела. Ир-атны сак астына алалар. Ул СИЗОда ким дигәндә 17 июльгә кадәр булачак. Суд карары әле законлы көченә кермәгән.
Фото: стоп-кадр видео | Верховный суд РБ