

Зилаер урманчылыгы территориясендә урман янгыны теркәлгән. Яну мәйданы 0,8 гектар тәшкил итә. Аны сүндерүдә 35 кеше һәм 9 берәмлек техника катнаша.
Янгын хәвефе сезоны башланганнан бирле, 2026 елның 8 апреленнән 19 маена кадәр, республиканың урман фонды территориясендә барлыгы 8 урман янгыны теркәлгән. Янгыннар мәйданы барлыгы 80 гектар тәшкил итә. Бу инцидентларның күпчелеге халыкның ут белән саксыз эш итүе белән бәйле.
19.05.2026 елга Башкортстанда 3-4 класслы янгын хәвефе фаразлана.
Урман янгыннары формированиеләре югары әзерлек режимында эшлиләр. БР Урман хуҗалыгы министрлыгы гражданнарны урманнарга барганда игътибарлы булырга һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Исегезгә төшерәбез, урманда янгын хәвефсезлеген кагыйдәләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. Гражданнар өчен – 60 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затлар өчен – 110 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 2 миллион сумга кадәр штраф салына.
Урманда яки урман массивлары янында төтен яки янгын чыккан очракта, кичекмәстән Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
P.S. БР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, Зилаер урманчылыгында чыккан янгын сүндерелгән. 16 гектар мәйданда янгын сүндерүдә 83 кеше һәм 15 берәмлек техника эшләгән.