Саратов өлкәсендә бертуктаусыз вейп тарткан 19 яшьлек студентның үпкәләре өлешчә эшләми башлаган. Бу хакта Mash МАХ-каналы яза.
Басма мәгълүматы буенча, егетне 175/95 кан басымы, тын кысылу һәм канда кислород дәрәҗәсе гаять түбән булган хәлдә хастаханәгә салганнар. Компьютер томографиясе ике үпкәсендә дә фиброз ачыклаган. Белгечләр адлатуынча, фиброз булганда органда нормаль тукыма урынына тыгыз тоташтыргыч (җөйле) тукыма белән алыштырыла. Егетнең үпкәсенең бер өлеше мәңгегә эшләүдән туктаган. Егет беркайчан да рәхәтләнеп, күкрәк киереп сулый алмаячак, дип ассызыклый табиблар.
Студент вейплар тарту белән 14 яшендә мавыккан. Шул вакыттан алып ул аларны иртәдән кичкә кадәр тарткан. Малайның әти-әнисе бу гадәт шундый коточкыч нәтиҗәгә китерер дип күз алдына китермәгән.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.