Хәвеф-хәтәр
19 Мая , 04:55

62 яшьлек хатын туган көнендә комага киткән

Табиблар башта моны чәчәкләргә аллергия  дип уйлаган, тик...

Екатеринбургта яшәүче пенсионер хатын җитди авыруны чәчәкләргә аллергия белән бутаган һәм чак-чак кына туган көнендә үлми калган. Бу хәл турында Е1.ru порталы яза.

Басма хәбәре буенча, бәйрәм иткән хатын шешенә башлаган. 62 яшьлек хатын, тын ала алмыйча һушын җуйган.

Пенсионер хатын  чәчәкләргә аллергия буларак яшеренгән гипотиреоид кома халәтенә киткән. Аны “анафилактик шок, Квинке шешенүе” диагнозына шик белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Пациентканың бөтен тәне шулкадәр шешенгән, хәтта йөзендәге күзләре дә керфекләреннән генә сизелә иде, дип сөйләгән бу хакта табиблар. Табибларны хатын-кызның пеләшләнүе сагайта. Анализлар нәтиҗәләре буенча аңарда күптәнге һәм берничек тә дәваланмаган гипотиреоз булуы ачыкланган.

Хәзер инде пенсионер хатынның хәле акрынлап яхшырган, әмма аңа озак вакыт реабилитация үтәргә туры киләчәк.

Гипотиреоз — калкансыман бизнең җитәрлек күләмдә гормоннар (тироксин – Т4 һәм трийодтиронин – Т3) бүлеп чыгармавы. Болар барысы да матдәләр алмашынуын боза, нәтиҗәдә организмда системалы үзгәрешләр барлыкка китерергә мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас