Хәвеф-хәтәр
18 Мая , 06:02

Югалган баланы көтелмәгән урыннан тапканнар

Балалар беркайчан да югалмасын иде!

Ясалма фәһем.Ясалма фәһем.
Фото:Ясалма фәһем.

Екатеринбургта дүрт яшьлек бала көтелмәгән урында табылган. Baza хәбәр итүенчә, әти-әнисе ут йотып, баланы эзләгәндә, ул тыныч кына диван тартмасында йоклап яткан.

Кириллның әти-әнисе малайларын йорт ихатасында уйнап йөри дип уйлаган, әмма кайсыдыр бер мизгелдә аны югалткан. Бала өчен кайгырган ата-ана шунда ук полиция һәм волонтерларга мөрәҗәгать иткән, сабыйны өч сәгать чамасы эзләгәннәр. Әмма соңыннан Кириллны диван тартмасында тапканнар.

“Бала әти-әнисе белән качышлы уйнарга уйлаган һәм яшеренгән урынында йоклап киткән. Бу хәлдән соң нәни шпионны күз уңыннан ычкындырмаслар, мөгаен”, – дип яза Baza каналы. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас