Хәвеф-хәтәр
18 Мая , 05:44

Нефть базасында янгында каза күргән хезмәткәр үлгән

Хезмәт инспекциясе Ростехнадзор белән берлектә “Нөрле” нефть базасындагы төркемле бәхетсезлек очрагын тикшерүгә кереште.

БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.
Фото:БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.

Уфа районы Нөрле авылы тирәсендә 13 май көнне файдаланудан чыгарылган резервуарны чистарту эшләре вакытында янгын чыгып, ике предприятие хезмәткәрләре зыян күргән иде. Объектта ремонт эшләре башкарган “Геоэкокад” подрядчы оешманың өч хезмәткәрен төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән Уфаның 18нче санлы хастаханәсенә озатканнар иде. Эш бирүче оешма мәгълүматы буенча, хезмәткәрләр нефтешламны (Нефтешлам – нефть чыгарганда, транспортировкалаганда, саклаганда һәм эшкәрткәндә барлыкка килә торган нефтьле катлаулы калдыклар. – Авт.) суырткан люк янында тышта булганнар. Хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина сүзләренчә, 54 һәм 35 яшьлек чистартучылар җитди пешкән, шулай ук 25 яшьлек мастер  да җәрәхәтләр алган. 15 май көнне  “Транснефть-Урал”ның Черкасск нефть үткәргеч идарәсенең (филиалы)  һәлак булган өч хезмәткәренең гәүдәләрен таптылар. Тагын бер слесарьне эзләүләр дәвам итә.

Бүген билгеле булуынча, хастаханәдә  “Геоэкокад” җәмгыятенең 54 яшьлек чистартучысы вафат булган, аның тәненең 90 проценты пешкән булган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас