Хәвеф-хәтәр
18 Мая , 12:06

Җиде яшьлек малай су белән тулган базда тончыгып үлгән

Татарстанда җиде яшьлек малай җир асты сулары тулган базга егылып һәлак булган

Җиде яшьлек малай су белән тулган базда тончыгып үлгәнҖиде яшьлек малай су белән тулган базда тончыгып үлгән
Җиде яшьлек малай су белән тулган базда тончыгып үлгән

Бу хакта "Авыл офыклары" хәбәр итә. Малайның югалуы турындагы хәбәр ашыгыч чакырулар хезмәтенә 13 майда 20 сәгатьтә килгән. Берничә минуттан урынга янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килә. ЕДДС диспетчеры хәбәр иткәнчә, бала 2,5 метр тирәнлектәге базга егылып төшкән. Анда су биеклеге 1,2 метрга җиткән булган.

 Малайны тапкан күрше аны судан тартып чыгара һәм табибларга тапшыра. Ләкин балада инде яшәү билгеләре булмаган. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул тончыгып үлгән. Табиблар реанимация чаралары уздырган, ләкин баланы коткарып кала алмаганнар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас