Хәвеф-хәтәр
18 Мая , 05:53

10 яшьлек баланы тапап үтергәннәр

Сургут шәһәренең Крылов урамында 10 яшьлек укучы юлны җайланмаган җәяүлеләр кичүе аша чыгып барганда аны  Chevrolet автомобиле белән идарә иткән 54 яшьлек кеше бәрдергән.

10 яшьлек баланы тапап үтергәннәр10 яшьлек баланы тапап үтергәннәр
10 яшьлек баланы тапап үтергәннәр

Алынган җәрәхәтләрдән бала ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, дип яза НТВ. Килеп чыккан хәлне видеокүзәтү камералары теркәгән. Язмада күренгәнчә, уң рәттәге машина водителе туктаган һәм малайны үткәргән. Сул рәттәге машина гаять зур тизлектә баланы бәрдергән. Укучы бәрелүдән берничә метрга читкә очкан. Янәшәдә булган машина йөртүчеләр кичекмәстән туктап, балага һәм ярдәмгә ташланалар, әмма малайны коткарып кала алмыйлар. Баланың үлеме турындагы мәгълүматны Югра буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсендә расладылар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас