Хәвеф-хәтәр
17 Май , 03:22

Уфада 3 айлык бала үлгән

Уфада 3 айлык баланың үлү сөбәбен ачыклыйлар

Уфада 3 айлык бала үлгәнУфада 3 айлык бала үлгән
Уфада 3 айлык бала үлгән

Балага саксызлык аркасында үлем китергән өчен җинаять эше кузгатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 майда Уфаның Калинин районындагы фатирларның берсендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре 3 айлык баланың үлемен теркәгәннәр. Үлгән вакытта малай әтисе белән торакта булган. Күзгә күренгән тән җәрәхәтләре беренчел тикшерү нәтиҗәсендә табылмаган. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр баланың үлеменең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары комплексы оештырганнар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас