Хәвеф-хәтәр
15 Мая , 04:43

Мошенниклар БДИ алдыннан укучыларны алдый башлаган

Мошенниклар БДИ алдыннан  укучыларны алдауның ике этаплы схемасын уйлап чыгарганнар. Бу хакта Роскачество хәбәр итә.

Башта аферистлар акчага нәкъ имтихан вакытында персональ ачкычлар туры китереп, җибәрергә вәгъдә итә. Әмма сынау иртәгә дигән көнне укучыларга җавапларны җибәреп булмавын әйтәләр һәм тиз генә әзерләнер өчен түләүле курслар тәкъдим итә. Бу очракта мошенниклар ике тапкыр кесәләрен калынайта.

“Бу формат – мошенниклык һәм психологик саботаж гибриды. Җинаятьчеләр тагын да күбрәк акча суырыр өчен максатчан рәвештә корбанны “халява эзләү” халәтеннән “ашыгыч уку” халәтенә күчерә”, – дип аңлата бу схеманы Роскачествоның Цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко.

Укучыларга  чын күңелдән  алданмаска, уяу һәм игътибарлы булырга телибез. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас