Хәвеф-хәтәр
14 Мая , 20:09

Ереван аэропортында югалган русияле хатынны басудан тапканнар

Ул анда ничек барып чыккан?

Ереван аэропортында серле рәвештә Русиядән килгән хатын югалган. 69 яшьлек Людмила Леванова FlyOne компаниясе рейсы белән Внуководан Звартноц аэропортына килгән. Пенсионер хатын Кишинёвка туганнарына очарга тиеш булган, әмма транзит зонасына барып җитмәгән. Туганнары Людмила Васильевна, адашып, шәһәргә чыккандыр югалгандыр дип шөбһәләнгән. Чөнки ул деменция белән авырый. Людмила Васильевнаны эзләүгә РФ илчелеге кушылган, аны Ереванда, шулай ук якын-тирә авылларда эзләгәннәр.

Икенче көнне югалган якташыбызны тапканнар. Пенсионер хатын басуда кунган һәм кояшта нык янган.  

69 яшьлек Людмила Леванованы Ереван читендә, Звартноц аэропортыннан ерак түгел бер басуда тапканнар. Хатын бик нык сусаган, хәлсезләнгән, әмма  полицейскийларга үзен әйбәт хис итүен әйткән. Туганнары сүзләренчә, Людмила Васильевнаның йөреше сәеррәк тоела, неврологлар аны инсульт кичермәде микән дип шикләнә һәм моны ачыкларга җыена.

Мәскәүдән Ереванга очып килгән пенсионер хатынны FlyOne авиакомпаниясе хезмәткәрләре, каршы алып, икенче самолетка утыртырга тиеш булган, әмма  пассажирлар арасында аны күрми калган. 

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас