+13 °С
Ясно


15 яшьлек яшүсмер авыр җәрәхәтләр алган.
Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, төнлә ул бензин салынган канистра сакланган кладовокта тәмәке кабызган. Егет бик нык пешкән, урамга йөгереп чыккан һәм йоклап яткан әби-бабайны уятып өлгергән. Яшүсмерне тәненең 75% ы пешкән һәм аны шок хәлендә хастаханәгә салганнар. Хәзер ул 1 нче номерлы республика хастаханәсе реанимациясендә, аның хәле авыр дип бәяләнә.