+15 °С
Облачно


12 яшьлек малай Ю.Гагарин исемендәге паркта «Вальс-ракушка» каруселендә күпсанлы җәрәхәтләр алган. Баланы хастаханәгә китергәннәр. Табиблар аның халәтен уртача авырлык дәрәҗәдә дип бәяли. Прокуратура аттракционны эксплуатацияләгәндә законнар һәм хәвефсезлек техникасы таләпләренең ничек үтәлүен, аның техник торышы нинди булуын тикшерүне оештырган. Яшүсмернең имгәнүе факты буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге эшне республиканың Сәламәтлек саклау министры шәхси контроленә алган.