Хәвеф-хәтәр
14 Мая , 05:46

Кошчылык фабрикасында конфликт: 20 кеше зыян күргән, җидесе – авыр хәлдә

Эшчеләр төркеме кошчылык фабрикасында тавыш куптарган

Кошчылык фабрикасында конфликт: 20  кеше зыян күргән, җидесе –  авыр хәлдәКошчылык фабрикасында конфликт: 20  кеше зыян күргән, җидесе –  авыр хәлдә
Кошчылык фабрикасында конфликт: 20 кеше зыян күргән, җидесе – авыр хәлдә

 Ленинград өлкәсендәге кошчылык фабрикасындагы массакүләм конфликттан соң 20 кеше хастаханәгә эләккән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк баш комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Инцидент Киров районының Приладожский поселогында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, конфликт сәбәбе –  урта һәм Көньяк Азиядән чыккан кешеләрнең  сүзгә килүе. Анда 60 кеше катнашкан. Нәтиҗәдә 20 кеше хастаханәгә озатылган, шуларның җидесе — авыр хәлдә. Сугышуда катнашкан унике кешене полициягә китергәннәр. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас