Яшь хатын күзендә талпанга тап булган. Паразит керфекләр арасына кадалган.
26 яшьлек Настя Сахалиннан Ырынбур өлкәсенә кайткан һәм икенче көнне күзендә ниндидер уңайсызлык хисе тойган, әйтерсең лә нидер комачаулаган. Игътибарлап көзгегә карагач, ул талпанны күргән. Бөҗәк керфекләр арасына кадалган.
Настя кичекмәстән дәваханәгә киткән, анда медиклар паразитны алган. Яшь хатын сүзләренчә, табиблар бик нык гаҗәпләнгән. Бөҗәкнең күз тирәсенә кадалуын алар моңа кадәр күргәне булмаган. Инфекцияләр йоктыру хәвефен булдырмас өчен, талпанны тикшерүгә җибәргәннәр.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.