

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының шәһәр баш комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. 63 яшьлек машина йөртүче күпфатирлы йорт алды территориясе буйлап артка таба хәрәкәт иткән һәм юлның буш булуын карамаган. Тәгәрмәч астына 88 яшьлек җәяүле эләккән – алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән. Хатын-кызның үлеме факты буенча саксызлык аркасында үлемгә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. “JAC” маркалы машина водителе тоткарланмаганнар – аны чакыру кәгазе белән кайтарып җибәргәннәр.
Фото: социаль челтәрләрдән