Хәвеф-хәтәр
12 Мая , 04:47

Серле үлем: «Нива» автомобилендә өч ир-ат мәетен тапканнар

Серле үлем: Сахалин өлкәсенең Невельск районында «Нива» автомобилендә өч ир-ат мәетен тапканнар

Серле үлем: «Нива» автомобилендә өч ир-ат мәетен тапканнарСерле үлем: «Нива» автомобилендә өч ир-ат мәетен тапканнар
Серле үлем: «Нива» автомобилендә өч ир-ат мәетен тапканнар

"Нива" юл буендагы күлдәвектә торган — машина анда тоткарланып калган, дип яза РФ Тикшерү комитеты. Шаһитлар фаразлавынча, ир-атлар эшләп утырган  двигатель белән йоклап киткән һәм тончыгып үлгән булырга мөмкин. Версия дөрескә охшаган: машина беркая да хәрәкәт итмәгән, тикшерүчеләр көчләүнең тышкы билгеләрен урында тапмаган.

Үлемнең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертизасы ачыкларга тиеш. Холмск районара тикшерү бүлеге алга таба тикшерү алып бара. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Фото: СК РФ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас