Хәвеф-хәтәр
11 Мая , 19:00

Русиядә 1700 бал корты белән фура югалган

Бал кортлары карантин үтә торган урынга барып җитмәгән. 

Әлфия Бикмурзина.Әлфия Бикмурзина.
Фото:Әлфия Бикмурзина.

Үзбәкстаннан кертелгән легаль булмаган бал кортларын менә инде ай буена эзлиләр. Көньяк бөҗәкләре карантинны узмаган, бал кортлары зарарланган булырга һәм үлем белән янарга мөмкин.

SHOT МАХ-каналы язуынча, 1728 бал корты белән Үзбәкстан фурасы Әстерхан өлкәсендәге чик буе пунктын апрель башында үткән. Әмма карантин узар өчен  Курган өлкәсендәге авылга машина барып җитмәгән һәм югалган. Бал кортларының санитар зонада булуы – мәҗбүри процедура, чөнки көньяк бөҗәкләре хәвефле чирләр таратырга мөмкин. Җирле кешеләр сөйләвенчә, Курган өлкәсендәге карантин зонасында санитар процедуралар үтәр өчен бал кортларын кабул итәргә җыенмаганнар да. Анда умарталар һәм махсус җиһазлар юк. Җәмәгатьчеләр Россельхознадзорга мөрәҗәгать иткән инде. Хәзер инде Үзбәкстан бал кортлары белән фураны Русия буйлап эзлиләр. Умартачылар прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткәннәр.

Урта Азия бал кортлары еш кына хәвефле инфекцияләр  чыганагы булып тора һәм яшерен рәвештә паразитлар  йөртә. Контрольсез кертү вакытында алар җирле умарта гаиләләренең массакүләм үлеменә сәбәпче булырга мөмкин, бу төбәкләрдә бал җитештерүгә  хәвеф белән яный. Үзбәкстан бал кортлары – күпкә усалрак һәм агрессиврак. Аларның чагуы көчле шештән алып анафилактик шокка (үлем белән янаган аллергик реакция) кадәр сәбәпче булырга мөмкин.

Ә контрольсез умарталыклардан легаль булмаган бал кулланганда сальмонеллез һәм башка авырулар йоктыру хәвефе барлыкка килә.

Күп тә үтми МАХ-каналлар  Русиядә Үзбәкстан  бал кортлары белән тагын ике фура югалуы турында язып чыкты.

Үзбәкстаннан ике зур йөк машинасы Чиләбе өлкәсенең үткәрү пункты аша кергән. Әмма  водительләр  бал кортларын карантин зонасына илтеп җиткермәгән. Бөҗәкләр өчен санитар контроль – хәвефсезлек өчен мәҗбүри процедура. Ике фураның кайда булуы билгесез. Күрше Ырынбур өлкәсендә тикшерүләр оештырганнар.

Урта Азия бал кортларын рөхсәтсез ике сәбәп буенча Русиягә кертәләр: беренчедән, Үзбәкстан бал кортлары пакетлары Русиянекенә караганда шактый очсызрак. Икенчедән,  үзләрендәге җылы климат аркасында бөҗәкләр бүгеннән бал җыярга әзер. Ә безнең  бал кортлары әле уянып кына килә. 

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас