Хәвеф-хәтәр
12 Мая , 10:03

Мәктәптә атыш нәтиҗәсендә ике бала яраланган

Краснодар өлкәсендә 9нчы сыйныф укучысы мәктәпкә пневматик корал алып кергән һәм атыш ачкан.

Мәктәптә атыш нәтиҗәсендә ике бала яраланганМәктәптә атыш нәтиҗәсендә ике бала яраланган
Мәктәптә атыш нәтиҗәсендә ике бала яраланган

Нәтиҗәдә ике укучы җәрәхәтләнгән. Бу хакта губернатор Вениамин Кондратьев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.  “Тугызынчы сыйныф укучысы мәктәп бинасына пневматик корал алып кергән һәм ике укучыны имгәткән", — диелә хәбәрдә. Губернатор сүзләренчә, зыян күрүчеләр канәгатьләнерлек хәлдә. Мәктәптә җитәкчелегенә һәм сак оешмасына карата тикшерү уздыралар. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас