Хәвеф-хәтәр
12 Мая , 04:47

Күп балалы хатын шифаханәдә ире кулында үлгән

Фаҗига Яңа ел каникулларында булган. 

Күп балалы хатын шифаханәдә ире кулында үлгәнКүп балалы хатын шифаханәдә ире кулында үлгән
Күп балалы хатын шифаханәдә ире кулында үлгән

Уфада яшәүче күп балалы әни Елена Локманова шифаханәдә процедуралар вакытында һушын җуйган һәм исән калмаган.

Локманова Яңа ел каникулларында ире һәм  ике кече баласы белән Белорет районының “Ассы” шифаханәсендә ял иткән. 9 гыйнвар көннне ир һәм хатын ромашка белән ингаляция процедурасына юлланган. Кайсыдыр бер мизгелдә хатын үзен начар хис иткән, ул, ингаляция өчен масканы читкә куеп, үзенең астма өчен тәгаенләнгән препаратын кулланган.

“Табиб килде дә, аңа дару бирде, аллергиягә каршы укол ясадылар. Ике минут узуга хатыным аңын югалтты: тәне камырдай йомшады да ул егылды”, – дип исенә төшерә коточкыч минутларны Локманованың ире. 40 минут чамасы килгән ашыгыч дә хатынны коткара алмаган.

Медицина  тикшерүе Локманова анафилактик шок кичерүен ачыклаган. Мәрхүмәнең ире фаҗигадә санаторий хезмәткәрләрен гаепли. “Ул моменттан алып 4 ай узган, бу вакыт эчендә җинаять эшен ике тапкыр кузгатылган, шулкадәр үк тапкыр аны прокуратура карары буенча гамәлдән чыгарганнар”, – дип яза бу хәл турында “КП-Уфа”.

Башкортстан буенча Тикшерү комитетында журналистларга комиссион суд-медицина экспертизасы билгеләнүен хәбәр иттеләр. “Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк”, — дип өстәделәр ведомствода.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас