Хәвеф-хәтәр
12 Мая , 17:06

Фонтанда ток сугудан ике кеше үлгән

Кем гаепле?

Фаҗига бүген иртән ут күршебез Татарстанның  Спасс районы Болгар шәһәрендә теркәлгән. Һәлак булган ир-атлар “Сако” кафесы территориясендә булган. Биредә еш кына юбилейлар, туйлар үткәргәннәр, бу урын  тыюлыкка килгән туристлар арасында да популяр.  Кафега килүчеләр моңа кадәр персоналга фонтаннан чыгып торган электр чыбыкларына зарланган булган инде. Озак вакыт аны төзәтүче булмаган.  Бүген иртән “Сако” кафесы хуҗасы 48 яшьлек Саркис Ш. һәм аның әтисе – 72 яшьлек Альберт Ш. фонтанны чистартырга дип суга кергән һәм аларны ток суккан. Тиз арада килгән ашыгыч ярдәм медиклары аларны коткарырга тырышса да, соң булган инде. Ток сугуның сәбәбе – су астындагы насосның электр чыбыгының изоляциясендәге ярыклар.

Чыганак: Mash МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас