

Орёл шәһәрендә балалар бакчасына ярты миллион сум штраф салганнар. Анда бакча тәрбияләнүчесе тыныч сәгать алдыннан чыгып качкан һәм йөк машинасы астында калган. Балалар бакчасы хакимияте гаепне ата-анага япсарырга тырышкан, әмма суд алар ягына баскан.
Бу хәл Орёлның 31нче санлы балалар бакчасында булган. 6 яшьлек Гоша (исеме үзгәртелгән) учреждение территориясеннән ачык капка аша йөгереп чыгып киткән, Мәскәү шоссесына кадәр барып җиткән һәм фура тәгәрмәчләре астында калган. Бәхеткә, җәрәхәтләре җитди булмаган, шулай да бала авариядән соң начар йоклый башлаган, еш кына әти-әнисеннән үлем турында сорашкан.
Бакчада исә, аптырап тормыйча, малайны без чыгарып җибәрмәдек, ә капка һәрвакыттыагча ачык иде инде, дигәннәр. Бу версияне гаиләнең туганнары да хуплаган, чөнки бакчада мөдир булып эшләүче хатын гаиләнең туганы булып чыккан.
Тик баланың әти-әнисе бу хәлгә риза булмаган һәм бакчаны судка биргән. Суд алар ягына баскан һәм мәгариф оешмасыннан 500 мең сум күләмдә компенсация түләттерүне таләп иткән. Учреждениедә әхлакый зыян түләргә акча тапмасалар, аны Орёлның мэриясе түләргә тиеш булачак. Баланы исә һаман шул бакчага йөртәләр, ди, чөнки гаилә өчен ул уңайлысы.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.