

Ростов өлкәсенең Миллерово шәһәре мәктәбендә страйкбол гранатасы шартлау вакытында мәктәп укучысы зыян күргән, дип хәбәр итә РИА Новости Ростов өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының баш комитеты вәкиленә сылтама белән.
Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Миллерово районы буенча бүлегенә 8 нче гомуми белем бирү мәктәбеннән страйкбол гранатасына визуаль охшаган предметның шартлавы турында хәбәр килгән. 17 яшьлек кызның куллары пешкән, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән. Урында булган хәлнең шартларын билгели торган оператив-тикшерү төркеме эшли.