

Эвересттагы Кхумбу бозлыгының бер участогында боз ишелеп төшкән. Коточкыч кадрлар белән параальпинист, популяр блогер Рөстәм Нәбиев уртаклашкан, ул әлеге көндә планетаның иң югары ноктасына менәргә әзерләнә.
- Бүген Кхумбу бозлавыгында фаҗигале хәл булды. Альпинистлар өстенә зур боз ташкыны төште. Икесе нык зыян күрде. Аларны вертолет белән Катманду госпиталенә эвакуацияләделәр. Алар исән, әмма авыр хәлдә, – дип язган Нәбиев. Ул альпинистларны коткару кадрлары белән уртаклашкан. "Менә шулай Эверестның иң куркыныч участогы - Кхумбу бозлавыгы. Аның бозлары астында калырга мөмкин.", – дип билгеләгән ул үзенең социаль челтәрләрендә.